Логотип Магариф уку
Цитата:

Физкультура дәресләренә медицина тикшерүеннән соң гына

2024 елның 1 мартыннан Россия мәктәпләрендә укучыларны медицина тикшерүе узганнан соң бирелгән белешмә булганда гына физкультура дәресләренә кертәчәкләр, дип хәбәр итә "Российская газета". Россия През...


2024 елның 1 мартыннан Россия мәктәпләрендә укучыларны медицина тикшерүе узганнан соң бирелгән белешмә булганда гына физкультура дәресләренә кертәчәкләр, дип хәбәр итә "Российская газета". Россия Президенты Владимир Путин шул турыдагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.




Текстта әйтелгәнчә, мәктәп җитәкчелеге балаларга кирәкле беренче медицина ярдәмен күрсәтергә тиеш була. Хәзер аны тиешле медицина әзерлеге булган укытучылар һәм башка кешеләр гамәлгә ашыра алачак.
Закон проектына аңлатмада язылганча, укучыларны дәрескә кертүнең яңа кагыйдәләре физкультура дәресләре вакытында укучыларның сәламәтлеге начарлану очракларының кискен артуы белән бәйле, алар кичекмәстән медицина ярдәме таләп иткән.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ