Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә бәхете – яңа туган сабыйларда

Кеше бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына халкыбыз: «Гаилә – бәхет ачкычы», – дип әйтмәгән бит. Гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе ул....

Кеше бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына халкыбыз: «Гаилә – бәхет ачкычы», – дип әйтмәгән бит. Гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе ул. Милләтебезнең киләчәге дә гаиләләрдәге рухи кыйммәтләр белән үлчәнә. Шуңа да гаиләгә һәрвакыт зур игътибар бирелә. 1994 елдан бирле 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. 2008 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Шул елдан башлап 8 июль көнен дә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтәбез. Шул уңайдан бу шимбәдә республикабызның һәрбер төбәгендә гаилә бәйрәмнәре үтәчәк.
Әйтик, әлеге бәйрәм көнендә мәркәзебездәге ЗАГС бүлекләрендә меңгә якын парның никахларын теркәү булачак. Ягъни быелгы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бер Казан каласында гына да меңгә якын яшь гаиләгә нигез салыначак дигән сүз.  Ел башыннан инде башкалабызда 3795 парның никахлары теркәлгән, ә 8461 гаиләдә сабыйлар аваз салган. Әле бер узган атнада гына Татарстан башкаласында 352 сабый туган: аларның 199 ы – малай, ә 153 е – кыз бала. Тик бу җәһәттән авыл районнары гына әллә ни мактана алмый. Әйтик, республикабызда территориясе ягыннан иң зур булган Мамадыш районында җәйнең беренче ае – июньдә нибары 12 малай һәм 8 кыз туган. Аларның бишесе – гаиләләрендә беренче бала, тугызы – икенче, бишесе – өченче, тагын берсе – дүртенче бала.
Мамадыш төбәгенең июнь аендагы иң яшь әни кешесенә –21, ә әти кешесенә 25 яшь. Иң өлкән әнигә – 41, әтигә 42 яшь иде.
Мамадышның яңа туган сабыйларына кушкан исемнәре дә үзенчәлекле: Ратмир, Сәмир, Раян, Радел, Арсен, Әмирхан, Владимир, Ислам, Егор, Камил. Ә ике гаилә яңа туган малайларына Тамерлан исемен кушкан. Кызлар исә – Ләйлә, Дарина, Мәликә, Иллария, Есения, Аделина, Зәлия, Василиса исемлеләр.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ