Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә коды» гаилә кыйммәтләре сагында

Узган җомга «Адымнар» полилингваль мәктәбендә «Гаилә коды: мөһим сөйләшүләр» дип исемләнгән стратегик сессия узды.

Чара илебездә Гаилә елы уңаеннан, шул исәптән «Демография» проекты кысаларында үткәрелде. 

Сессиядә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова, Россия Дәүләт Думасы  депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

Чара сорау-җавап форматында үтте. Залда утыручы яңа гына оя корган яшь гаиләләр һәм тәҗрибә җыйган күп балалы әти-әниләр спикерларның сорауларына җавап бирде, үзләре дә җитәкчеләргә сорау-гозерләрен җиткерделәр. Шулай ук гаиләләр танышу-кавышу тарихлары, истәлекле хатирәләре белән бүлеште, гаилә кыйммәтләре белән уртаклаштылар. Урыны белән аралашу җитди мәсьәләләргә борылыш алып, күп балалы гаиләләрне борчыган сорауларга юнәлтелде.

«Президентыбыз Владимир Путин һәр милли проект аша «кызыл җеп» сыман гаиләне яклау, саклау темасы үтәргә тиеш дигән бурыч куйды. Кызганыч, бездә гаилә кыйммәтләрен, мәнфәгатьләрен саклау буенча аерым ведомство юк, шуңа да гаилә мәсьәләләре төрле якка «сибелеп китә»Һәр министрлык үз вазифасын башкарганда,белем бирү бурычын үтәүче Мәгариф һәм фән министрлыгы булсынмы ул, Яшьләр эшләре буенча яки Төзелеш министрлыклары булсынмы – һәркайсы теге-яки бу нисбәттә гаилә мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр белән очраша. Шулай да безгә бу юнәлештә аерым идарә механизмы кирәк», ‒ дип, чарага нәтиҗә ясады РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ