Гаиләләр белән бергәләп
Узган шимбәдә билгеләп үтелгән Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республикабызның һәр төбәгендә үзенчәлекле чаралар уздырылды. Әйтик, Кайбыч ягы музеенда икесе дә педагог булган г...
Узган шимбәдә билгеләп үтелгән Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республикабызның һәр төбәгендә үзенчәлекле чаралар уздырылды. Әйтик, Кайбыч ягы музеенда икесе дә педагог булган гаилә парлары өчен бәйрәм үткәрелде.
Музей директоры, чирек гасырдан артык район мәгариф бүлеген җитәкләгән Илдар Шакиров инициативасы белән үткәрелгән чарага 16 пар килде. Кемдер күптән инде лаеклы ялда, хәзерге вакытта белем һәм тәрбия бирүче яшьрәк гаиләләр дә бар иде.
Барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, бәйрәм белән котлап, хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткергән, Рәхмәт хатлары тапшырган. Чәй табыны артындагы ихлас аралашу, яшьлек хатирәләрен яңарту, истәлекле мизгелләр белән бүлешү һәр кунакның күңеленә хуш килгән.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә исә Мөслим районы үзәгендә «Бәхет» скверы ачылган. Мәйдан уртасына Мөслим символы – пар каз скульптура композициясе урнаштырылган. Аның авторы Фазыл Шиһапов үзе дә әлеге чарага гаиләсе белән килгән иде.
Тантанада Яңа Карамалы авылында 62 ел бергә яшәгән Асылгәрәевләр гаиләсе катнашты. Дүрт балага гомер биреп, бүгенге көндә 8 онык һәм 6 оныкчык тәрбияләргә ярдәм итүче Тимерхан һәм Әлфинә Асылгәрәвләргә «Мәхәббәт hәм тугрылык өчен» медале тапшырылган.
Кукмарада исә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Икеләтә шатлык» – игезәкләр парады узган. Бәйрәмдә утызга якын пар – иң кечкенә игезәкләрдән алып, өлкәннәр дә катнашкан. Иң яшь игезәк парына нибары сигез ай, ә иң олысына 35 яшь булган.
Игезәкләр парадының Кукмарада беренче тапкыр гына үтүе икән әле. «Бу парад бездә соңгысы булмас, киләчәктә тагын да күбрәк катнашучыларны җәлеп итәргә ниятлибез», – диләр алар.
Арча стадионында исә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, «Бергә күңелле» дигән гаилә марафоны үткән.
Арчаның 1 нче, 2 нче, 6 нчы урта мәктәпләреннән, 5 нче гимназиядән килгән 18 гаилә бергә төрле кызыклы ярышларда катнашкан. Әтиләр дә, әниләр дә, балалар үзләре дә, стадионны гөрләтеп, рәсемнәр дә ясаганнар, велосипедта да ярышканнар, гаиләләренә кагылышлы кызыклы сорауларга да җавап биргәннәр... Районның үзешчән сәнгать осталары да матур җырлары белән куандырган.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга – Арчаның 6 нчы урта мәктәбеннән Гайнетдиновлар, икенче урынга – Арчаның 2 нче һәм 1 нче урта мәктәпләреннән Хәсбиуллиннар белән Әхмәтҗановлар гаиләләре чыккан.
Әтнә районында исә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында быел үзләренең алтын туйларын билгеләп үткән парлар хөрмәтләп бәйрәм кичәсе узган. Быел районда андый хөрмәткә 15 пар лаек булган.
Таһир САБИРҖАНОВ

Комментарийлар