Логотип Магариф уку
Цитата:

Грант алучы тәрбиячеләр үзләренен эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

Июнь аенда Казан шәһәре Совет районы 183 нче балалар бакчасы кысаларында, республика куләмендә курслар үтүче тәрбиячеләр өчен "Билингваль мохит шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше ү...

Июнь аенда Казан шәһәре Совет районы 183 нче балалар бакчасы кысаларында, республика куләмендә курслар үтүче тәрбиячеләр өчен "Билингваль мохит шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше үзенчәлекләрен үстерү" дигән темага багышланган семинар үтте. Иң яхшы билингваль бакча кысаларында грант алучы балалар бакчалары мөдирләре, татар теле тәрбиячеләре үзләренен эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чарага  Азнакай, Буа, Кукмара, Арча, Әлмәт шәһәрләреннән, Балтач, Мөслим, Аксубай, Яшел Үзән  районнары, шулай ук Казан шәһәре бакчаларында хезмәт куючылар җыелган иде. Эш тәҗрибәсе буларак дәрес эшчәнлекләре һәм проект эшчәнлекләре, мастер-класслар яктыртылды. 
 
Семинарны оештыручы һәм алып баучы, жюри әгъзасы  «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы учреждениесенең өлкән укытучысы, 183 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Абдуллина Рузилә Вагыйзь кызы әйтүенчә, әлеге бәйгедә һәр ел мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашыручы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнаша. Беренче этапта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим ителә. Икенче этабында  жюри әгъзалары ярдәмендә балалар бакчаларында дәрес эшчәнлекләре, документлар тикшерелә.

Грантның максаты – мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча уку-тәрбия процессын камилләштерү. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ