Логотип Магариф уку
Цитата:

Гуманитар ярдәмгә үз өлешеңне кертә аласың

Татарстан мөфтияте махсус хәрби операция зонасына чакырылганнарга гуманитар йөк алып барырга ниятли. Моңа кадәр мөфтият вәкилләре ике тапкыр Луганск өлкәсендәге хәрби частьларның берсендә булып кайтты...

Татарстан мөфтияте махсус хәрби операция зонасына чакырылганнарга гуманитар йөк алып барырга ниятли. Моңа кадәр мөфтият вәкилләре ике тапкыр Луганск өлкәсендәге хәрби частьларның берсендә булып кайтты. Анда хезмәт итүчеләр арасында Казаннан, Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык Бистәсеннән килгән  солдатлар, араларында мөселманнар да бар. Шунысын да искәртик: мөфтият вәкилләре ул вакытта күчтәнәчләрне якташ-хәрбиләрнең үз кулларына тапшырганнар иде. Соңгы тапкыр алар изге Рамазан аенда очраштылар. Бу юлы да солдатларга кирәк-яраклардан торган гуманитар йөкне үзләре  илтеп тапшырырга исәплиләр.
Мөфтият мөмкинлеге булган кешеләрнең дарулар, бинтлар, оекбашлар, эчке киемнәр, коры паёк, хәләл тушёнкалар, зарядка җыю җайланмалары һәм башка кирәк-яраклар алу өчен акчалата  ярдәм итүләрен сорый. Моңа һәр кеше үз өлешен кертә ала, – диләр мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фондында.
Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ