Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр пәнҗешәмбе саен профориентация дәресе

Соңгы елларда мәктәпләребез тормышына үзгәрешләр әледән-әле кереп тора. Әйтик, узган елның 1 сентябреннән  «Мөһим мәсьәләләр хакында әңгәмәләр» («Разговоры о важном») дигән проектның гамәлгә керт...

Соңгы елларда мәктәпләребез тормышына үзгәрешләр әледән-әле кереп тора. Әйтик, узган елның 1 сентябреннән  «Мөһим мәсьәләләр хакында әңгәмәләр» («Разговоры о важном») дигән проектның гамәлгә кертелүенең шаһиты булган идек. Яңа уку елында да әлеге проект, тагын да камилләшә төшеп, укучыларыбызны сәяси яктан тәрбияләүне дәвам иттерәчәк. Инде бу дәресләрнең тематикасын ачыклау юнәлешендә эш бара.
Узган уку елында шулай ук республикабызның һәрбер мәктәбендә һәр уку атнасын Россия һәм Татарстан флагларын Дәүләт гимннарын яңгыратып күтәрү тантаналары белән башлап җибәрү гадәткә керде.
Яңа уку елы да мәктәпләребез тормышына, болардан тыш та, шактый кызыклы үзгәрешләр алып килергә тора. Мәсәлән, быелның 1 сентябреннән мәктәпләрдә атна саен һөнәри юнәлеш, ягъни профориентация дәресләре уздыру гадәткә кертеләчәк. Бу хакта Россия Федерациясенең Мәгариф министры Сергей Кравцов Чечняда узган мәгариф системасын үстерү проблемаларына багышланган Бөтенроссия киңәшмәсендә белдергән. Профориентация минимумының бердәм моделе өч төрле дәрәҗәдән гыйбарәт булачак: база, төп һәм күтәренке. Һәр мәктәп шуларның берсен – үзенә ярашлысын сайлап алырга тиеш була.
Шулай итеп, 6 нчы сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укучыларның барысы өчен дә һәр атнаның пәнҗешәмбесендә «Россия – минем офыклар» дигән тема кысаларында профориентация дәресләре үткәреләчәк.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ