Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшүсмерләр лагерьларга эшкә урнаша алачак

Җәй көне «Ял» шәһәр үзәгендә «Әйдәман ярдәмчесе» вакансиясе ачылачак.

Җәй көне «Ял» шәһәр үзәгендә «Әйдәман ярдәмчесе» вакансиясе ачылачак. Биредә Казанда яшәүче 15–17 яшьлек яшүсмерләр эшкә урнаша алачак.

Яшүсмерләр «Заречье» һәм «Молодежный» лагерьларындагы сменаларның берсендә эшли алачак, дип хәбәр итә шәһәр башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының матбугат үзәге.

Әйдәман ярдәмчесе булып эшләргә теләүче яшүсмерләргә гариза тутырырга кирәк. Алардан анкетада үзләре һәм казанышлары, шулай ук балалар лагеренда эшләүдән ни көтүләрен күрсәтүләре таләп ителә.

Шулай ук «Ял» үзәгеннән әйдәманнар мәктәбе сертификаты һәм медицина тикшерүе узу турында белешмә булу, 10–11 нче сыйныфларда яки өстәмә белем бирү учреждениесендә уку, муниципаль лагерьларда ким дигәндә өч сменада булулары да хуплана. Тулырак мәгълүмат “Ял” үзәгенең ВКонтакте битендә.

Фәния Лотфуллина

Фото: Марат Мөгыйнов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ