Логотип Магариф уку
Цитата:

"Идел сукмагына" волонтерлар җыялар

«Идел сукмагы» проекты командасы фикердәш волонтерлар җыя. Алар тректа чисталыкны күзәтәчәкләр, маршрутны тикшерәчәкләр һәм табигатькә сакчыл караш күнекмәләрен булдыра алачаклар, дип хәбәр итә «Идел...

«Идел сукмагы» проекты командасы фикердәш волонтерлар җыя. Алар тректа чисталыкны күзәтәчәкләр, маршрутны тикшерәчәкләр һәм табигатькә сакчыл караш күнекмәләрен булдыра алачаклар, дип хәбәр итә «Идел сукмагы» командасы. 
Волонтерларның җәяүле туристлык походларында зур тәҗрибәсе булу мәҗбүри түгел, ә чараларда катнашу теләге хуплана. Волонтер булу өчен проект сайтында гариза бирергә һәм анкетада үзең турында сөйләргә кирәк.
Маршрут сакчылары «тәҗрибә баскычлары» буенча уза, волонтерлар җәмгыятендә үз статусын күтәрә, шулай ук активлыклары өчен бонуслар ала алачак. Волонтерлар белән беренче очрашу 22 нче апрельдә Казанның трек участогында узачак.
Исегезгә төшерәбез, Идел сукмагы – ул җәяүлеләр маршруты (Иделнең уң ярыннан Ульяновск өлкәсе чикләреннән Чуваш Республикасына кадәр уза, Казанда өстәмә кисәге бар). Трекның гомуми озынлыгы 350 км тәшкил итә, сукмак 5 муниципаль районны, 100 дән артык күрсәтү объектын һәм 26 махсус саклана торган табигый территорияне тоташтыра.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ