«Илһам» канатлары киң колачлы булсын
Татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясе бинасында башланып китте. Бәйгедә Актаныш, Мамадыш, Минзә...
Татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясе бинасында башланып китте. Бәйгедә Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Әгерҗе, Тукай, Алабуга районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 50 дән артык укучы чыгыш ясады. Бәйгедә катнашучыларның хезмәтләрен Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Факил Сафин, Рәдиф Сәгъди, Гөлзадә Бәйрәмова бәяләделәр.
Комментарийлар