Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дәресләре

Россия Мәгариф министрлыгы боерык проекты нигезендә 2026 елның 1 сентябреннән «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» (ОБЗР) предметы ике мәҗбүри курска бүленәчәк

Россия Мәгариф министрлыгы боерык проекты нигезендә 2026 елның 1 сентябреннән «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» (ОБЗР) предметы ике мәҗбүри курска бүленәчәк – «Тормыш иминлеге» һәм «Башлангыч хәрби әзерлек».

Беренчесе көнкүреш приборлары белән куркынычсыз эш итү, янгыннар һәм коммуналь аварияләр вакытында гамәлләр, юл куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту темаларын үз эченә алачак. «Башлангыч хәрби әзерлек» курсы кысаларында укучылар илкүләм иминлек, гражданнар оборонасы нигезләрен, индивидуаль саклану чараларын куллану кагыйдәләрен, эвакуация вакытында эш итү тәртибен, гомумхәрби уставларны һәм беренче ярдәм күрсәтүне өйрәнәчәкләр. 

Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ