Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң сыйфатлы кымыз кемдә?

Моны 1 июль көнне,  Ютазы районы Әбсәләм авылы мәйданында  узачак «Кымыз бәйрәме» ндә    ачыклаячаклар.  Төбәкара фестиваль буларак уздырылучы  әлеге чарада   тәкъдим ителгән кымыз  күргәзмәсендә  дег...

Моны 1 июль көнне,  Ютазы районы Әбсәләм авылы мәйданында  узачак «Кымыз бәйрәме» ндә    ачыклаячаклар.  Төбәкара фестиваль буларак уздырылучы  әлеге чарада   тәкъдим ителгән кымыз  күргәзмәсендә  дегустация  дә булачак, ягъни республика һәм чит төбәкләрдән килгән җитештерүчеләрнең продукцияләрен тәмләп карарга да мөмкин булачак.
Мәйдан гөр килеп торачак, дип вәгъдә итә аны оештыручылар. Бәйрәм кунаклары алдында Ютазы үзешчәннәре белән беррәттән «Алпар» этно-музыкаль төркеме һәм «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаячак. Төрледән-төрле аттракционнар, милли уеннар, осталык дәресләре, кулланма гамәли сәнгать осталарының эшләреннән торган  күргәзмәләр дә  булачак.
Тамашачыларны ат өстендә җәядән ату, ат өстендә милли көрәш  - «Аударыш», һичшиксез, җәлеп итәчәк.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ