Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң тату сыйныф – Шәмәрдәннән

Саба урта мәктәбендә Саба, Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Арча районнары әти-әниләр комитетлары арасында үткәрелгән “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгесенең зона этабы үтте.

Тату сыйныф ул нинди була? Аны бербөтен итеп яшәтү өчен кемнәрнең тырышлыгы таләп ителә? Сыйныф җитәкчесе әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештыра белер өчен нинди алымнар кулланырга тиеш? Шушы һәм башка сорауларга җавапны Саба урта мәктәбе базасында үткәрелгән “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгесенең зона этабында табарга мөмкин иде.  

Әлеге бәйге быел Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында аеруча да актуаль яңгыраш тапты. Катнашкан һәр команда   мәктәп фойесында үз сыйныфлары тормышын чагылдырган күргәзмә тәкъдим итте.  Арабызда никадәр фантазиягә бай, иҗади, креатив һәм талантлы шәхесләр барлыгын күреп, һәркем сокланды һәм горурланды.

Чыгышларны караганнан соң, күңелдә бәйрәм рухы тумыйча һич мөмкин түгел иде. Катнашучыларның киемнәре, сценарий бөтенлеге, теманың ачылышы, идея үзенчәлеге, сәхнәдә үз-үзләрен чын артистлар кебек тотулары шаккаттырды. Катнашучылар нигезләмә буенча ике турда көч сынашты. “Безнең күңелле тату сыйныф” дип аталган визит карточкасы һәм “Бердәм тәрбия мохите: әти-әниләр, укучылар һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе” дип аталган проект эшен яклау командаларны бөтен тулылыгы белән ачып салды. 

Жюрига җиңүчене ачыклау җиңелләрдән булмады. Республика буенча ун зонада үтәчәк бәйгенең беренче җиңүчеләре Шәмәрдәндәге “Үсеш”лицееның 6 нчы А сыйныфы әти-әниләр комитеты! Ярымфинал бәйгесендә катнашу хокукын 2 нче урынга лаек булган Балтач урта мәктәбе әти-әниләр комитеты да алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.  

Таһир САБИРҖАНОВ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ