Иннополиста «ИнноХаб: белем үзгәртә» форумы узды
2026 елның 29 апрелендә Иннополиста «ИнноХаб: белем үзгәртә» республика форумы узды. Чарада Татарстанның төрле төбәкләреннән 200 дән артык педагог – математика, информатика, физика, химия һәм биология укытучылары, шулай ук мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары катнашты.
Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Иннополис» лицее. Төп игътибар мәктәп, бизнес, фән һәм иҗтимагый институтларны берләштергән заманча белем бирү экосистемасын төзүгә юнәлдерелде.
Катнашучыларны Иннополис шәһәре башлыгы сәламләде. Ул Россиянең иң технологик шәһәрләренең берсендә инновацион мәгариф мохитен үстерүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Хәйруллин Рамил Камил улы чыгыш ясады. Ул республиканың белем бирү системасы турында сөйләде.
Пленар утырышта тагын түбәндәгеләр катнашты:
- Терентьев Александр Михайлович – ТР Иҗтимагый палатасы рәисе;
- Хасьянов Айрат Фәридович – ТР Фәннәр академиясе вице-президенты;
- Нуриев Руслан Таһирович – «Алдынгылар хәрәкәте»нең ТР региональ бүлеге Советы рәисе урынбасары;
- Ләгаева Илзидә Ринатовна – «Идел буе/Чулман буе» макрорегионы җитәкчесе;
- Гыйзятова Гөлназ Ришат кызы – «Нижнекамскнефтехим» ПАО баш эксперты (СИБУР компанияләр төркеме).
Пленар утырышны модераторлады – Костанян Арман Артурович, «Иннополис» лицее директоры, ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәт эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы.
Пленар өлештән соң форум эше практик мәйданчыкларда дәвам итте. Педагогларга «Т-Образование», СИБУР һәм Талантлар Университеты программалары, «Физмат прорыв» проекты, Милли технологик олимпиада Junior (НТО Junior) мөмкинлекләре, «Школково» һәм «Учи.ру» платформалары, шулай ук ясалма интеллектка нигезләнгән яңа платформалар тәкъдим ителде.
Форумның йомгакларын Фёдорова Тамара Трофимовна – ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәт эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе рәисе, «ТИСБИ колледжы» директоры ясады.
Автор фотолары





Комментарийлар