Логотип Магариф уку
Цитата:

Ишегалдында – балалар өчен ял лагере

Балалар өчен ял лагерьларын урман аланнарында гына урнашкан буладыр дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Ник дисәгез, республикабызның Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт калаларында июль ае башыннан «Безнең ишегалды лаге...

Балалар өчен ял лагерьларын урман аланнарында гына урнашкан буладыр дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Ник дисәгез, республикабызның Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт калаларында июль ае башыннан «Безнең ишегалды лагере» дигән проект эшли башлады. Әлеге лагерьда ял итүчеләрне төрле спорт ярышлары, уеннар, рәсем конкурслары, күңел ачу тамашалары көтә.  
Мондый лагерьлар быелга кадәр Зәй һәм Лениногорск районнарында эшләп килә иде инде. Республикабыздагы «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге үз алдына алар тәҗрибәсен башка районнарга да тарату максатын куйган. Быел мондый ишегалды лагерьлары республикабызның җиде каласында үз эшчәнлеген җәелдерәчәк. Болар – Лениногорск, Зәй, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт калалары, ә 10 июльдән аларга Яшел Үзән һәм Түбән Кама да өстәләчәк.
Һәр ишегалды лагеренда ял итүче балалар белән берәр куратордан һәм икешәр вожатыйдан торган команда шөгыльләнәчәк.
Ишегалды лагерьлары программасына футбол, волейбол, пионербол, вышибал кебек спорт уеннары, төрле хәрәкәтле уеннар, флешмоблы биюләр, асфальтта рәсем ясау конкурслары, иҗади уеннар, интерактив форматта «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеге белән танышу кертелгән.
Ишегалды лагерьларының һәркайсында «Беренчеләр хәрәкәте» көне үтәчәк. Шулай ук Бөтендөнья  бер илдә яшәүчеләр көненә, Фотографияләр көненә, Халыкара шахмат көненә багышланган  интерактив чаралар үткәрү дә күздә тотыла.
Ишегалды лагерьлары программасына архитектурага һәм урбанистикага багышланган һөнәри юнәлеш уеннары белән таныштыру да кертелгән.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ