Июльдә коры һәм яңгырсыз булыр дип көтелә
Июль аенда Татарстанда һава температурасы гадәттәге нормадан 1 градус югары булыр дип фаразлана. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Казанда норма 20,5 градус, республикада 19,9 г...
Июль аенда Татарстанда һава температурасы гадәттәге нормадан 1 градус югары булыр дип фаразлана. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Казанда норма 20,5 градус, республикада 19,9 градус.
Июльдә явым-төшем җитмәс, дип билгелиләр белгечләр. «Айлык явым-төшем күләме климатик нормадан кимрәк булыр дип көтелә. Норма Казанда 63 мм, Татарстанда 56 мм тәшкил итә».
Бүген, июньнең соңгы көнендә, Татарстанда 33 градуска кадәр эсселек көтелә.

Комментарийлар