Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең сезон ачылышы

 15 июнь «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа сезоны старт ала. Быелгы кичке чараларда катнашучылар,  татар бию хәрәкәтләрен өйрәнеп кенә калмыйча, музыка уен кораллары белән дә таныша...

 15 июнь «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа сезоны старт ала. Быелгы кичке чараларда катнашучылар,  татар бию хәрәкәтләрен өйрәнеп кенә калмыйча, музыка уен кораллары белән дә таныша алачак. Проект кысаларында оештырылган барлык дәресләр дә пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать алтыда Камал театры янәшәсендә Кабан күле яр буенда уза торган булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Проектның беренче чарасы  «Кичке уен» форматында узачак. Тамашачылар «Аваз» музыкаль-бию импровизациясен карап, фольклор уен коралларын өйрәнү буенча остаханәдә һәм кызыклы интерактивта катнаша алачак.
Белешмә.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре Казан мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә 2021  елдан бирле оештырыла. Шәһәр паркларында казанлылар һәм башкала кунаклары өчен дистәләгән мастер-класслар уздырылды. «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, керәшен биюе, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены һәм башка биюләр буенча остаханәләрне профессиональ хореографлар һәм танылган шәхесләр алып барды.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ