Кариев эзләре буйлап сәяхәт
8 майда татар театрына нигез салучыларның берсе – драматург, актёр һәм режиссёр Габдулла Кариевның тууына 137 ел тула. Кариев театры шул көнгә туры китереп, традиция буенча, Кариев эзләре буйлап...
8 майда татар театрына нигез салучыларның берсе – драматург, актёр һәм режиссёр Габдулла Кариевның тууына 137 ел тула. Кариев театры шул көнгә туры китереп, традиция буенча, Кариев эзләре буйлап сәфәргә кузгала.
Алар 10:00 сәгатьтә Яңа Татар зиратына Г.Кариевның каберен зиярәт кылырга барачак. Соңрак, артистлар Нурлат районы Колбай-Мораса авылына кузгалалар. Биредә Кариев музеена бару, мәдәният йортында концерт һәм якташлар белән очрашу планлаштырыла.
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2023/05/zAVktRBI4rY-500x500.jpg)
Кичке якта Нурлат шәһәрендә Габдулла Кариев һәйкәленә чәчәкләр салыначак һәм мәдәният йортында «Артист» спектаклен тамаша кылырга мөмкин булачак.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар