Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайда уку арзанрак?

Белем алуны юкка гына энә белән кое казуга тиңләштермиләр шул. Тик әле белемең була торып та, бәхетеңә шайтан төкерсә, югары белем алу теләгең Каф тавы артындагы хыял булып кына да калырга да мөмкин....

Белем алуны юкка гына энә белән кое казуга тиңләштермиләр шул. Тик әле белемең була торып та, бәхетеңә шайтан төкерсә, югары белем алу теләгең Каф тавы артындагы хыял булып кына да калырга да мөмкин. Бигрәк тә кесә ягың такыррак та булса...
Быел республикабыз вузларына 21 меңнән бераз артык бюджет урыннары бүлеп бирелгән. Ярый ла, БДИларда җыйган баллың бюджет урыннарында укырга мөмкинлек бирсә...  Ә бит  күбесенең дипломлы буласы килә. Әйтик, сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, илдә чыгарылыш сыйныф укучыларының 76 проценты югары белем алырга җыена икән. Шулай булгач, бюджет урыннарына укырга теләгән һәркем нәфесен суза да алмый. Шулай булгач, андыйларга түләп укырга кала. Ә инде түләп уку ай-һай кыйммәт хәзер. Әйтик, КФУда иң арзан дигән яшьләр белән эшне оештыру белгечлегенә укыйм дисәң дә, бер елга 126 сум түләргә кирәк булачак. Ә иң кыйммәтлесе – дизайн юнәлеше – елына 265 мең сум. Казан дәүләт медицина университетында теш табибы белгечлегенә бер уку – 248 мең сум, ә дәвалау эше бүлегенә 245 мең сум тора. Иң арзаны дигән социаль эш белгечлеге алырга җыенганнар да елга 140 мең сум түләргә тиеш була. Ә иң кыйммәте – Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-КХТИның дизайн бүлегендә уку – бер елга 288 600 сум. Әле чит ил студентлары өчен ул сумма – 324 мең сум. Бу кадәр сумманы күргәч, укуны чынлыкта энә белән акча базы казуга тиңләштерүең бик тә ихтимал.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ