Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан – ялгыз ял итүчеләр арасында популяр шәһәр

Татарстанның башкаласы март аенда ялгыз ял итүчеләр арасында популяр саналган шәһәрләр унлыгына керде. Биредә туристлар гадәттә дүрт төнгә туктала икән. Бу хакта Казанның рәсми сайты хәбәр итә.

Казан, кунакханәләрдә броньланган номерлар саны буенча, март аенда ялгыз ял итүчеләр арасында популяр булган Россия шәһәрләре исемлегендә алтынчы урында.

Рейтинг лидеры – Мәскәү, аңа броньлауларның 16 % ы туры килә. Икенче урында – Санкт-Петербург (13 %), өчлекне Сочи (10 %) яба.

Элегрәк Казанның март аенда балалар белән ял итү өчен популяр булган юнәлешләр бишлегенә керүе турында хәбәр ителгән иде.

Материал,фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ