Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Кремлендә татар музыкасы турында сөйләячәкләр

Бүген, 26 июльдә, Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында «Татар музыкасында Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы: импровизация буенча мастер-класс» дигән темага лекция укыячаклар. Тыңлаучылар алдында КФУ...

Бүген, 26 июльдә, Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында «Татар музыкасында Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы: импровизация буенча мастер-класс» дигән темага лекция укыячаклар. Тыңлаучылар алдында КФУның татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты Светлана Каркина чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
Очрашуда казанлылар һәм шәһәр кунаклары традицион рәвештә татар музыкасының көнбатыш музыкологиясе терминында өйрәнелүен, ә аның элементлары, мәсәлән, сыгылмалы мелодик линия Көнчыгыш сәнгатен чагылдыруын беләчәкләр.
«Фәнни мохит» проекты кысаларында узачак лекция 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – буа янындагы амфитеатр. Һава торышы начар булган очракта лекцияне Гавами урыннар бинасына күчерәчәкләр. Керү ирекле.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ