Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләре өчен 19 миллион сумлык... светофорлар

Татарстан башкаласы урамнарында якын көннәрдә барысы бергә 19 миллион сум торган светофорлар пәйда булачак. Хикмәт бәясендә түгел, ә аларның транспорт хәрәкәте аеруча көчле булган мәгариф учреждениелә...

Татарстан башкаласы урамнарында якын көннәрдә барысы бергә 19 миллион сум торган светофорлар пәйда булачак. Хикмәт бәясендә түгел, ә аларның транспорт хәрәкәте аеруча көчле булган мәгариф учреждениеләренә якын булган урамнарга куелуында. Дәүләт заказлары сайтыннан күренгәнчә, әлеге светофор Ломжа урамындагы 5 нче йорт янында урнаштырылачак. Ни дисәң дә, бу урында светофор куелуга иң нык сөенгән халык Казанның 144 нче мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары булыр.
Икенче светофор Галимҗан Баруди урамындагы 8 нче йорт каршында булыр дип көтелә. Чөнки якында гына Киров районындагы 4 гимназия-интернат урнашкан, әлегә кадәр бу тирәдә урам аша чыгу үзе мең бәла иде. Өченче светофор мәркәзебезнең Гагарин һәм Октябрь урамнары чатына куелачак. Бу тирәдән 31 нче һәм 43 нче мәктәп укучылары көн дә урам аша үтеп-сүтеп йөри. Транспорт хәрәкәте гаять тә тыгыз, шунлыктан балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре әледән-әле булып тора иде.
Казанның «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» казна учреждениесе әлеге светофорларны урнаштыруда заказчы булып тора. Заявкалар 25 июльгә кадәр кабул ителә, ә аукционга исә 27 июльдә йомгак ясалачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ