Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләрендә 30 психологик-педагогик сыйныф ачылачак

Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, яңа уку елында Казанның тугыз мәктәбендә 30 профильле психологик-педагогик сыйныф ачылачак. Төп программадан тыш, югары сыйныф укучылар...

Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, яңа уку елында Казанның тугыз мәктәбендә 30 профильле психологик-педагогик сыйныф ачылачак. Төп программадан тыш, югары сыйныф укучылары педагогика һәм психология нигезләрен дә өйрәнәчәк.
Ә дәрестән тыш вакытта укучылар теорияне практикада ныгытачак – кече сыйныфлар өчен дәресләр үткәрәләр, фәнни конференцияләрдә һәм олимпиадаларда катнашалар. Югары сыйныф укучылары шулай ук югары уку йортлары студентлары белән очрашалар, «университет шимбәләре»нә йөриләр һәм укытучылар белән аралашалар.
Профильле сыйныфларда укырга гариза бирергә теләүчеләр түбәндәге белем бирү учреждениеләренә мөрәҗәгать итә ала: 185 нче һәм 188 нче лицейлар, 8 нче  , 10 нчы һәм 17 нче гимназияләр, 1 , 13 , 34 , 81 нче мәктәпләр. Уку турында тулырак +7(843)223-23-80 телефон номеры буенча белергә мөмкин.

Фәния Лотфуллина


Фото: Марат Мөгыйнов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ