Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Сабан туена милли киемнән килергә чакырдылар

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан Сабан туена халыкны милли киемнән килергә чакырды һәм...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан Сабан туена халыкны милли киемнән килергә чакырды һәм анда фотозона булачагын әйтте. Аның сүзләренчә, 24 июньдә Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак быелгы бәйрәм бик үзенчәлекле булырга охшап тора.
«Казан Сабан туен Айдар Җаббаров сәхнәләштерә. Сценариен Рүзәл Мөхәммәтшин язды. Аларга өметләребез зурдан. Шул ук вакытта курку да бар, чөнки бу команданың моңарчы Сабантуйда эшләгәне юк. Рүзәл, китапханәләрдә утырып, бик күп китаплар укыды, бәйрәмнең нигезен өйрәнде. Ислам диненә кадәр булган чор белән дә танышты. Без мәҗүсилекне күпертеп бирмәскә тырыштык, чөнки тамашачының аны кабул итмәве бар. Халык Сабантуйга милли киемнән килсен иде. Кешеләр бер элемент кына түгел, ә милли костюм кисен иде. Милли киемнән килгән кешеләргә фотозона булачак. Профессиональ фотограф фотоларны Телеграм-каналга куеп барачак. Бу – бездән кечкенә генә бүләк», – дип сөйләде ул.
Быел Казан Сабан туе мәйданында беренче мәртәбә атлар да булачак. Алар бәйрәмнең пролог өлешендә катнаша. Төрле районнарның мәйданчыкларын оештыручыларга борынгы уен коралларына, чигүле ашъяулыкларга, милли ашларга, һөнәрләргә игътибар итәргә кушылган. Бәйрәм кунакларына тәкъдим ителәчәк милли ризыкларның рецептларын QR-код аша карап булачак.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ