Казан шәһәре энциклопедиясенә кайчан акча табылыр?
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының проектларына багышланган матбугат конференциясе барышында институт директоры Искәндәр Гыйләҗев алдагы көннәргә булган планнары хакында сөйләде. Ул...
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының проектларына багышланган матбугат конференциясе барышында институт директоры Искәндәр Гыйләҗев алдагы көннәргә булган планнары хакында сөйләде. Ул республикада Традицияләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан яңа проектлар әзерләнә башлаганын, шулай ук татар халкының танылган шәхесләренә багышланган 150 видеоролик та Интернет киңлекләрендә урнаштырылганын хәбәр итте. Алар буенча бик күп уңай фикерләр алганнар. Аеруча укытучылар өчен зур ярдәмлек булган бу эш. Видеороликларны әзерләүдә Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе зур ярдәм күрсәткән. Татар энциклопедиясе институтының тагын бер куанычы интернет-сайт белән дә бәйле. Сайт ачылган көннәрдә аңа тәүлегенә 50 кеше генә керсә, бүгенге көндә тәүлегенә 4 меңләп кеше куллана икән. Бу чыннан да халыкның төгәл мәгълүматка булган ихтыяҗын да күрсәтеп тора инде. Искәндәр Аяз улы журналистларны да нәкъ менә энициклопедик белемнәргә таянырга чакырды. Ул чакта язмаларда хаталар һәм төгәлсезлекләр калмаячак дип белдерде ул.
Институтның энциклопедистика үзәге җитәкчесе Рафаил Шәйдуллин инде бик күптәннән Казан шәһәре энциклопедиясе төзү хакындагы хыяллары булуы белән уртаклашты. Әмма әлегә шәһәр җитәкчелеге бу эшкә акча юклыгын җавап итеп кайтара икән. Юкса Казан – күптән үз энциклопедиясенә лаек шәһәр. Хәтта Уфаның да инде үз энциклопедиясе бар икән. Башкортлар безгә караганда күпкә җитезрәк шул. Өметсез шайтан диләр, бәлки якын киләчәктә башкалабыз хакында энциклопедия төзелер дип ышанасы килә.

Айсылу Имамиева
Фото авторныкы
Комментарийлар