Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укытучыларына… 9 миллион сум күләмендә премия

Казан шәһәре хакимияте укытучыларга карата юмартланырга уйлап тора. Тик бөтенесе өчен дә түгел. Бу юмартлану быел  үз укучыларын республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призер...

Казан шәһәре хакимияте укытучыларга карата юмартланырга уйлап тора. Тик бөтенесе өчен дә түгел. Бу юмартлану быел  үз укучыларын республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары итеп әзерләгән педагогларга гына кагылачак. Күләме дә шактый: 9 миллион сумнан артыграк булыр дип көтелә.
Өстәмә түләүләрнең иң зурысына  укучылары Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе булган өстәмә белем бирү педагоглары ия булачак: салым чигерүләрен дә кертеп, 25 әр мең  сум.
7 – 11 нче сыйныфларда укыган укучылары арасыннан республика олимпиадасының яки Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчесен я призерын әзерләгән мөгаллимнәргә 15 әр мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк.
Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадалары җиңүчесе яки призеры булган укучыларны да мэрия буш кул белән калдырырга җыенмый. Иң күп кызыксындыру акчасы – кырыгар мең сум – укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләренә биреләчәк.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ