Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан – Универсиада һәм ралли мәркәзе

Казанны Россиянең спорт башкаласы дияргә яраталар. Моның шулай булуын бүгенге 6 июль көне бигрәк тә дәлилли сыман. Дөньякүләм яңгыраш тапкан һәм Казаныбызны таныткан берьюлы ике спорт вакыйгасы уздыры...

Казанны Россиянең спорт башкаласы дияргә яраталар. Моның шулай булуын бүгенге 6 июль көне бигрәк тә дәлилли сыман. Дөньякүләм яңгыраш тапкан һәм Казаныбызны таныткан берьюлы ике спорт вакыйгасы уздырылу белән тарихка кереп калган көн бүген.
Хәтерләсәгез, моннан төп-төгәл ун ел элек, 2013 елның 6 июлендә, Татарстаныбыз башкаласында студент-яшьләрнең XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасының ачылу тантанасы булган иде. 2013 елгы Җәйге Универсиаданың спорт программасына Универсиада тарихында беренче тапкыр 27 спорт төре кертелде. Аларның 13 мәҗбүри спорт төрләре, шуннан тыш Казан программага рекордлы санда өстәмә спорт төрләре тәкъдим итте.
Анда 162 илдән  10 меңнән артык кеше катнашты. Россия командасы 663 спортчыдан торды, шул исәптән 51 е Татарстаннан иде.
Универсиада ярышларында 61 ил спортчысы медальләргә ия булды. Барысы 1165 медаль уйнатылды. Ә иң күп медальне (292 медаль) Россия спортчылары яулаган иде. Медальләр саны буенча икенче урынга – Кытай, өченчегә  Япония командалары чыккан иде.
Хәзер инде мәһабәт спорт корылмалары, Универсиада авылы Универсиада истәлекләре булып Казаныбызны бизәп тора.
Универсиадага ун ел, дибез. Бу вакыйганы зурдан кубып билгеләп үткән булсак та яраган булыр иде. Яшьләр өчен тәрбияви роле дә булмый калмас иде. Яшьләр эшләре, спорт министрлыклары өчен менә дигән иҗат мәйданы булган булыр иде  лә...
Әмма аның каравы бүген,  6 июльдә, Казаныбызда икенче бер спорт чарасына старт биреләчәк. Төгәлрәк әйткәндә, бүген мәркәзебезнең Меңьеллык мәйданында «Ефәк юлы» халыкара раллиена старт биреләчәк. Подиумга 98 экипаж күтәрелә. Раллига старт бирер алдыннан бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк.
Тамашачылар шулай ук мото- һәм квадро- фристайлерның трюкларын, ралли шәһәрчеген дә күрәчәк. Моннан тыш, бәйрәм программасы вакытында «Рус механикасы» квадроциклы уйнатылачак.
Раллида катнашучыларны тугыз этап көтә. Дистанциянең озынлыгы 5 мең километрдан артып китәчәк. Чарада катнашучылар тугыз көн эчендә Россиянең 13 төбәге (Татарстан, Башкортстан Республикалары, Чиләбе, Оренбург, Самара, Саратов, Волгоград, Воронеж, Тамбов, Липецк, Тула һәм Мәскәү өлкәләре, шулай ук Мәскәү шәһәре) аша үтәчәк, ди.

Таһир САБИРҖАНОВ


фото: wrc-info.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ