Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 264 социаль учреждениедә кабат җылылык бирелде

Дүшәмбе иртәсендә, 6 майда, Казанда 264 социаль өлкә учреждениесенә җылылык бирелде, алардан җылылык җибәрүгә гаризалар алынды.

Алар арасында 185 балалар бакчасы, 39 мәктәп, 35 сәламәтлек саклау объекты, 5 физик культура һәм спорт объекты бар, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, дип яза "Татар-информ".

«Синоптиклар бу атна ахырына кадәр салкын һава торышы вәгъдә итә. Социаль өлкә идарәсе җитәкчеләреннән, социаль объектларны карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директорыннан объектлардагы хәлне бәяләвегезне һәм гариза бирү буенча ашыгуыгызны сорыйм», – диде докладчы.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, түрәләргә мөрәҗәгать итеп, җылы һава торышы булганчы казанлыларның өйләрендә кайнар суны сүндерүне мөмкин кадәр туктатып торырга кушты.

Искәртик, 3 майда шәһәр хакимияте салкын һава торышы аркасында балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә җылылык бирүне яңартырга карар кылды. Шундый ук карарны бүген Түбән Кама һәм Менделеевскида кабул иттеләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ