Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда балалар бакчалары яңартыла

Бүгенге көндә Казанда 396 муниципаль балалар бакчасы исәпләнә. Аларда 74 мең сабый бала тәрбияләнә. Башкала мэриясе мәгълүматларына караганда, соңгы ун елда мәркәзебездәге балалар бакчаларына йөрүче б...

Бүгенге көндә Казанда 396 муниципаль балалар бакчасы исәпләнә. Аларда 74 мең сабый бала тәрбияләнә. Башкала мэриясе мәгълүматларына караганда, соңгы ун елда мәркәзебездәге балалар бакчаларына йөрүче балаларның саны 37 процентка арткан. Әле кайчан гына башкалабызда ата-аналарга үз нарасыйларын бакчага урнаштыру үтә җитди проблема санала иде. Хәзер инде Питрәч, Лаеш, Биектау районнарындагы бакчага урнаштыру мөмкинлеге булмаган сабыйларны да Казан үзендә кабул итәргә әзер. Чөнки мәркәзебездә ел да балар бакчаларының яңалары төзелә, булганнарына капиталь ремонт ясала. Әйтик, соңгы ун елда гына Казанда 16 мең сабыйга исәпләнгән 91 балалар бакчасы үз ишекләрен ачкан, ә 86 сына капиталь ремонт уздырылган. Бу җәһәттән, агымдагы ел да искәрмә булмаячак. Әйтик, август ахырына кадәр башкалабыздагы биш балалар бакчасы капиталь ремонттан соң бөтенләй үзгәреп, заманчаланып, кабаттан ишекләрен ачып, балаларны үзенә кабул итә башлаячак. Болар – Восстание урамындагы 231 нче, Завойский урамындагы 163 нче, Яшьләр урамындагы 308 нче, Совет районының Новаторлар һәм Отрадный урамнарындагы 155 нче һәм 377 нче балалар бакчалары.  Аларның баштагы дүртесенә генә дә капиталь ремонт үткәрү өчен 352  миллион сум акча бүлеп бирелгән булган.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ