Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда балалар фольклориадасы узачак

II Бөтенроссия балалар фольклориадасы Казанда 19 – 23 нче июньдә узачак. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән 1 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк.

Балалар фольклориадасы программасы дистәгә якын чараны колачлаячак: бәйрәм йөреше, флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм иҗади очрашулар. Аларны шәһәрнең иң яхшы сәхнә мәйданчыкларында, паркларда һәм мәйданнарда карап булачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Тамашачылар алдында фольклор, халык-җыр коллективлары, халык биюләре ансамбльләре катнашучылары һәм солистлары, милли уен коралларында башкаручылар чыгыш ясар дип көтелә. Алар Россия халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чагылдырган номерлар тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшереп узабыз: биредә катнашу өчен гаризалар 15 мартка кадәр кабул ителә. 

Мөршидә Кыямова

Фото Татарстан Мәдәният министрлыгыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ