Казанда балалар өчен халыкара футбол турниры узачак
Казанда 14–17 май көннәрендә «Россия – Исламский мир: Kazan-Forum» кысаларында балалар футбол турниры узачак. Ярышларда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 8 иленнән 10–11 яшьлек яшь футболчылар катнашачак.
Турнир “Аккош күле” бистәсенең “Яшь гвардия” спорт лагере кырларында 7 гә 7 форматында узачак. Турнирдан тыш, 16 майда Россия футболы йолдызлары, “Рубин” һәм дипломатлар арасында иптәшләрчә матч узачак.
Kazan-Forum 13–18 май көннәрендә узачак һәм катнашучыларга киң программа тәкъдим итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар