Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Горький+» яңа мәдәни фестивале узды

2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда «Горький+» сәнгать фестивале узды. Аның кысаларында төрле мәйданчыкларда, шул исәптән ачык һавада 70 төрле чара булды.Фестиваль Моссовет исемендәге башкала театрының «...

2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда «Горький+» сәнгать фестивале узды. Аның кысаларында төрле мәйданчыкларда, шул исәптән ачык һавада 70 төрле чара булды.

Фестиваль Моссовет исемендәге башкала театрының «Васса» спектакле белән ачылды. Ул Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә кәрсәтелде. Ә форумның хедлайнеры диеп 3 июньдә узган «Рождение человека» симфоспектаклен әйтергә мөмкин. Анда танылган альтист Юрий Башмет җитәкчелегендәге камера оркестры Эдвард Григ музыкасын уйнады, ә фестивальнең арт-директоры Миронов, театр һәм кино актрисасы Александра Урсуляк бу аккомпанемент астында Горький хикәяләрен укыды. Спектакльнең режиссеры Марина Брусникина.

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов та ТР Милли Китапханәсенең Күргәзмәләр залында үз проектын тормышка ашырды. «Әлиф» иҗат берләшмәсе биредә «На дне» пьесасыннан монологларга нигезләнгән «Горький татарин» спектаклен тәкъдим итте. Төп рольдә актер, режиссер Илнур Гарифуллин чыгыш ясады.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Казанда «Сәламәтлек электричкасы»

6 нчы һәм 8 нче июньдә Казанда «Сәламәтлек электричкасы» акциясе узачак. Анда «Казан – Арча – Казан» һәм «Казан – Зөя – Казан» электропоезды пассажирлары катнаша алачак. Табиб-белгечләр индивидуаль ко...

Казанда «Сәламәтлек электричкасы»
6 нчы һәм 8 нче июньдә Казанда «Сәламәтлек электричкасы» акциясе узачак. Анда «Казан – Арча – Казан» һәм «Казан – Зөя – Казан» электропоезды пассажирлары катнаша алачак. Табиб-белгечләр индивидуаль консультацияләр үткәрәчәк, кан басымын үлчәячәк һәм тән массасы индексын билгеләячәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Моннан тыш, пассажирлар өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс һәм квестлар үткәреләчәк, шулай ук йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау буенча белешмәләр таратылачак.
Акциядә Казанның дәвалау-профилактика учреждениеләре табиб-белгечләре, ТР Төньяк йөреш федерациясенең скандинавия йөреше буенча инструкторы, Казан дәүләт медицина университеты волонтер-медиклары катнашачак.
«Сәламәтлек электричкасы» акциясе расписаниясе:
6 нчы июнь:
1. «Казан – Арча» (6404 нче электропоезд, 1 нче вагон), Казан-Пасс вокзалыннан (Казан-1) 8:21 сәгатьтә кузгала;
2. «Арча – Казан» (6407 нче электропоезд, 1 нче вагон), Арчадан 10:55 сәгатьтә кузгала.
8 нче июнь:
1. «Казан – Зөя» (6003 нче номерлы электропоезд, 1 нче вагон), Казан-Пасс вокзалыннан (Казан-1) 11:15 сәгатьтә кузгала;
2. «Зөя – Казан» (6356 нчы номерлы электропоезд, 1 нче вагон), «Зөя» станциясеннән 12:30 сәгатьтә кузгала.
Акция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казанның медицина оешмалары ярдәме белән «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажирлар компаниясе белән берлектә Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәге тарафыннан оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ