Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Halal Market Хәләл продукциясе күргәзмәсе ачылды

Анда Татарстаннан, шул исәптән Казаннан, шулай ук Ираннан, Сенегалдан һәм Төркиядән 100 эре җитештерүче катнаша.

«Казан» Агросәнәгать паркында Russia Halal Market Хәләл продукциясе күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстаннан, шул исәптән Казаннан, шулай ук Ираннан, Сенегалдан һәм Төркиядән 100 эре җитештерүче катнаша.

Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татар базары» бренды астында ярминкәнең аерым блогын оештырды. Ул Россия Федерациясе төбәкләреннән 57 компанияне берләштерә. Биредә Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Киров, Омск, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләреннән, шулай ук Чувашия, Ырымбур һәм Пермь краеннан җитештерүчеләр катнаша, дип хәбәр итә конгрессның матбугат үзәге.

Күргәзмәнең ачылышында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Соңрак ул Russia Halal Market Хәләл продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Russia Halal Market күргәзмәсе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форум көннәрендә үтә. Продукцияне 8:00 дән 19:00 гә кадәр 21 майга кадәр Аграр урамы, 2 адресы буенча сатып алырга мөмкин.

Фото: tatar-congress.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ