Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Химиклар көнен зурлап билгеләп үтәчәкләр

Казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын 2 нче июньдә Химиклар көнен билгеләп үтәргә чакыралар, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Ул «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Барбар...

Казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын 2 нче июньдә Химиклар көнен билгеләп үтәргә чакыралар, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Ул «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Барбара-бенд, Элвин Грей, Сергей Лазарев һәм DJ BubbleGum артистлары катнашында узачак. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткән.
ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин Сибур компаниясенә Казанның мәдәни тормышының яңа бите – Химиклар көнен бәйрәм итү традициясе өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, быел Казан сәнәгате флагманнарының берсе – «Казаноргсинтез» предприятиесе (СИБУР төркеменә керә) продукциясен чыгаруга 60 ел тула.
Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана, программада химик шоу, шулай ук интро-акробатик шоу булачак. Мәйданчыкта фудкорт, аквагрим һәм беләзекләр ясау буенча мастер-класслар, фотозона һәм фото-будка эшләячәк. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ