Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Туган батыр» мультсериалы тәкъдим ителде

Казанда «Туган батыр» мультсериалның өч сериясе тәкъдим ителде.

Кичә Казанда «Туган батыр» мультсериалның өч сериясе тәкъдим ителде. Әлеге проектның авторы – «Туган авылым» ресторан комплексы директоры Радик Габдрахманов. Аның сүзләренчә, «Туган батыр» китабы буенча төшерелгән мультсериалда барлыгы 52 серия булачак. Һәрберсе аерым бер вакыйгага багышланган. Кайберләре гыйбрәтле, кайберләре җиңел һәм көлдерә торган. Киләчәктә мультсериалны татар һәм рус телләрендә генә түгел, ә инглиз, гарәп, төрек, казах, хәтта кытай телләрендә дә карап булачак.

- Татар әкиятләре геройларын бөтен планетада танытырга телибез. Бу – безнең бурычыбыз, – дип сөйләде ул.

Тәкъдим итү кичәсенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм  Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров һәм башка күп кенә танылган шәхесләр, журналистлар һәм блогерлар балалары белән бергә килгән иде. 

«Гаилә һәм мәктәп» журналында проект авторы Радик Абдрахманов белән әлеге һәм башка проектлар турында әңгәмә чыккан иде. Әлеге сылтама буенча укый аласыз.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ