Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда укытучыга музей ачып һәйкәл куячаклар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүнең үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шаяхмәтова Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар инстит...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүнең үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шаяхмәтова Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче катында укытучыларга багышлап, музей ачылачагын әйтте.
«Идеянең авторы – мәгариф министры Илсур Һадиуллин. Музей институт директоры Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендә эшләячәк. Музей укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре өчен уку-укыту системасы тарихын колачлаячак», – диде ул  университетта узган чыгарылыш кичәсендә.
Шулай ук Казанда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачарга җыеналар икән. «Элекке милли-мәдәни үзәге – хәзерге Татарстан Милли китапханәсе урнашкан Казансу елгасы буенда укытучыга багышланган сквер булачак, шунда быел укытучыларга һәйкәл дә куярга җыенабыз. Музей да ачарга, һәйкәл дә ачарга омтылабыз, чөнки укытучы – дөньядагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе», – диде Роза Шаяхмәтова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ