Казанда уникаль осталык үзәге ачылды
Кичә Казанда уникаль осталык үзәге рәсми рәвештә үз ишекләрен ачты. Ачылышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Үзәктәге интерьер милли тематиканы чагылдыра: биредәге композициядә татар бизәкле күн, сәйлән чигү һәм ювелир сәнгате мотивлары урын алып тора.
Аскы катта – күргәзмәләр һәм киенү бүлмәсе, югары катларда – остаханәләр, ә өске катта кибетләр урнашкан.
Уникаль осталык үзәгендә Татарстанның халык сәнгать һөнәрләренең 18 юнәлеше буенча барлыгы 68 Һөнәрчелек остаханәсе урнашкан. Биредә 79 резидент – осталар һәм креатив индустрия вәкилләре: агач, күн, туку, ювелир эш һәм башка һөнәрләр осталары эшләячәк. Шулай ук монда мастер-класслар да үткәрергә планлаштыралар.
Фото: Татар-информ





Комментарийлар