Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яшь рәссамнар өчен бушлай лаборатория

«Смена» заманча мәдәният үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казанда яшь рәссамнар өчен бушлай лаборатория эшләячәк. Дәресләр 25  августтан 25  декабрьгә кадәр уза.Өч ай дәвамында анда...

«Смена» заманча мәдәният үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казанда яшь рәссамнар өчен бушлай лаборатория эшләячәк. Дәресләр 25  августтан 25  декабрьгә кадәр уза.
Өч ай дәвамында анда катнашучылар лекцияләргә, мастер-классларга, остаханәләргә йөреячәкләр, шулай ук ике арадагы күргәзмәләр өчен эшләр булдырачаклар.
Лабораторияне рәссам, куратор һәм Plague коллективы әгъзасы Артур Голяков белән берлектә оештыралар. Ахырдан «Смена»да йомгаклау эшләре күргәзмәсе оештырылачак.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссамнар гаризаларын 13  августка кадәр бирә ала. Моның өчен сылтама буенча анкета тутырырга һәм портфолио җибәрергә кирәк.

Фәния Лотфуллина


Фото: Марат Мөгыйнов 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ