KazanForum кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды
Бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Аны ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие»...
Бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Аны ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары оештырды.
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2023/05/IMG-20230518-WA0003-500x375.jpg)
Трекның игътибар үзәгендә традицион гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау, популярлаштыру, ана һәм баланы яклау, хәйриячелекне үстерү һәм җәмгыятьтә яхшы мөнәсәбәтләрен ныгыту мәсьәләләре тора.
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2023/05/IMG-20230518-WA0009-1-500x382.jpg)
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2023/05/IMG-20230518-WA0012-2-500x385.jpg)
«Хатын-кыз карашы» трегы традицион Казан форумы кысаларында быел беренче тапкыр уза. Анда дөньяның утызга якын иленнән танылган чит ил спикерлары катнаша.
«Бүген монда актив хатын-кызлар, бизнес вәкилләре җыелды, аларны кешеләргә ярдәм итү, актуаль социаль мәсьәләләрне хәл итү һәм җәмгыятькә файдалы булу теләге берләштергән. Без, хатын-кызлар, киң күләмле бизнес-проектларны гамәлгә ашырабыз, шул ук вакытта традицион кыйммәтләрне саклап калырга тырышабыз. Трекның ел дәвамында дәвам итәчәк интенсив нетворкингка старт бирүен бик теләр идек», – дип сөйләде «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар