Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлылар өчен бушлай юристлар консультациясе

Казанлылар түләүсез юридик ярдәм ала алачак. Хокукый ярдәм көне 26  апрельдә 15:00 сәгатьтә узачак.Халыкны Айрат Хәйруллин урамы, 5 адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәгендә кабул...

Казанлылар түләүсез юридик ярдәм ала алачак. Хокукый ярдәм көне 26  апрельдә 15:00 сәгатьтә узачак.
Халыкны Айрат Хәйруллин урамы, 5 адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәгендә кабул итәчәкләр. Алдан +7(843)279-25-99, +7(843)279-25-02 телефоннарына язылырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Биредә профильле ведомстволар белгечләре  торак-коммуналь хуҗалык тарифларын аңлау, милекне бүлү, хезмәт, пенсия хокуклары, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендәге хокуклар турында сөйләячәкләр.
Консультация Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге ярдәме белән оештырыла.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ