Казанлыларны татар-мишәр биюенә өйрәтәчәкләр
Казн башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр иткәнчә, бүген Кабан күле буенда Казан халкын һәм кунакларын татар-мишәр биюенең үзенчәлекләре белән танышт...
«Типтереп бию» программасы биючеләр перформансыннан башланачак. Аннары халык яңгырашлары, милли кием һәм мишәр биюенең үзенчәлекләре, шулай ук бию уеннары белән таныштыру планлаштырыла.
Җанлы музыканы талантлы инструменталистлар командасы Айдар Габдрәхимов (саф, джембо һәм удар җайланмасы), Ильяс Фәрхуллин (курай, тальян, гармун) һәм «Риваять» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин (баян) тәкъдим итәчәк.
Мастер-классларны уен форматында профессиональ биючеләр үткәрәчәк. Очрашу 18:00 сәгатьтә Ш.Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр парковкасы астында башлана.
Фәния Лотфуллина
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Равил Фәйзуллин йөзүләре Ташлы Кавал күлендә узды
«Фәйзуллин йөзүләре» быел 45 нче тапкыр Биектау районындагы Ташлы Кавал күлендә узды. Бәйрәмдә, гадәттәгечә, язучылар, журналистлар, иҗат әһелләре катнашты. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйз...
"Фәйзуллин йөзүләре" быел 45 нче тапкыр Биектау районындагы Ташлы Кавал күлендә узды. Бәйрәмдә, гадәттәгечә, язучылар, журналистлар, иҗат әһелләре катнашты. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин башлангычы белән оештырылучы бу чараны моңарчы Арча, Яшел Үзән, Биектау, Мамадыш һ.б. районнар кабул иткән иде. 1979 елда ул хәтта халыкара төсмер алып, Әдрән диңгездә оештырылган.
Бәйрәмнең йөзү өлеше быел исә шушында үзебезнең саф сулы күлдә планлаштырылган иде. Табигатьнең бик матур урыны бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар