Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара балаларны яклау көнендә кызыклы чаралар узачак

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган мәдәни чаралар гаиләләргә кызыклы булырлык итеп эшләнә.Төп чараларның берсе Казан циркында узачак. Биредә «Мәдәни көндәлек» проектының 10 еллыгы үт...


1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган мәдәни чаралар гаиләләргә кызыклы булырлык итеп эшләнә.




Төп чараларның берсе Казан циркында узачак. Биредә «Мәдәни көндәлек» проектының 10 еллыгы үтә. Чарада кунакларны Мәскәү циркының генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Максим Никулин сәламләячәк.
1 июнь көнне Татарстан музейларында «Яшь экскурсовод мәктәбе»нә йөрүчеләр үзләренең беренче экскурсияләрен үткәрәчәк.
«Әкият» татар дәүләт курчак театры бинасы янында театральләштерелгән концерт программасы күрсәтеләчәк. Бәйрәм программасыннан соң театрда «Страна чудес Алисы» һәм «Авыл эте Акбай» спектакльләре тәкъдим ителә. «Страна чудес Алисы» спектакленең бер тамашасы мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен билгеләнгән.
Казан Кремлендә «Уенфест» фестивале чаралары үтәчәк. Балалар республика китапханәсе дә көне буе төрле чаралар оештыра.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ