Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хәзинә» галереясына балалар белән керү түләүсез булачак

8 июль көнне балалар белән «Хәзинә» милли сәнгать галереясына керү бушлай булачак. Бу  – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү  уңаеннан оештырылган чара.Галереяда «Никол...

8 июль көнне балалар белән «Хәзинә» милли сәнгать галереясына керү бушлай булачак. Бу  – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү  уңаеннан оештырылган чара.
Галереяда «Николай Фешин. Битләр таралгач» күргәзмәсен күрергә мөмкин. Анда рәссамның хатларыннан һәм автобиографиясеннән өзекләр тәкъдим ителгән. Шулай ук учреждениедә инклюзив экспозиция ачылган: «Үтәли тою» – скульптураларның фактурасын һәм детальләрен тою өчен кунакларның аларга кагылу мөмкинлеге бар. Икенче күргәзмә – «Казан турында ярату белән» – тамашачыга яраткан шәһәре буйлап вакыт һәм чор аша йөрергә, ТР башкаласының атмосферасына чумарга һәм көндәлек ыгы-зыгы белән сизелми торган детальләрне күрергә мөмкинлек булачак.
Моннан тыш, 8 июльдә галереяда «Заман» нәшриятының «Элисның Тегү патшалыгындагы маҗаралары» балалар китабы тәкъдим ителәчәк. Китап авторы – язучы Рауза Хуҗәхмәтова. Иллюстрацияләрне рәссам Андрей Шляпкин әзерләгән.
Галерея 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ