Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт хакы нибары 170 мең

Юридик белемгә ия белгечләр бүгенге көндә күпме хезмәт хакы ала? Моңа төгәл җавап бирүчеләр булмас, шулай да аларның айлык керемнәре күпме булуын күз уңында тотучылар да бар икән.  2017–2022 елла...

Юридик белемгә ия белгечләр бүгенге көндә күпме хезмәт хакы ала? Моңа төгәл җавап бирүчеләр булмас, шулай да аларның айлык керемнәре күпме булуын күз уңында тотучылар да бар икән.  2017–2022 елларда Россия югары уку йортларында белем алган хокук саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең 2023 елда хезмәт хаклары күпмегә артуын SurerJob компаниясе белгечләре ачыклаганнар һәм Россия вузларының рейтингын билгеләгәннәр.
Монда һәрвакыттагыча беренче урынны мәскәүнекеләр биләп тора, әйтик, МГИМОны тәмамлаучы белгечләрнең эш хаклары елга 13 процентка, ягъни 20 сумга артып, аена 170 мең сум тәшкил итә. Икенче баскычта  М.В.Ломоносов  исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар, алар уртача 150 мең сум алып эшлиләр. Башкаладагы О.Е.Кутафин исемендәге юридик университеты да беренче бишлеккә кергән, хезмәткәрләре уртача 120 мең ала.
Россия төбәкләрендәге югары уку йортларын тәмамлаучылар югары эш хаклары  белән әлегә мактана алмыйлар. Казан федераль университеты беренче унлыкка керсә дә, анда укыган юристлар аена 105 мең сум алып эшлиләр икән, артым 10 мең тирәсе. Икенче дистәгә эләгүчеләр арасында Себер федераль университеты, Новосибирск милли тикшеренү, Ярославльдәге П.Г.Демидов исемендәге, Ростовтагы икътисад университетлары бар. Аннан диплом алып чыккан белгечләрнең керемнәре елына уртача 6 – 7 мең сумга артып, 78 – 85 мең   тәшкил иткән.
Бу саннарга карагач, түләүле уку шартларында белем алачак яшьләрнең керемле белгечлек  һәм абруйлы югары уку йортларын сайларга омтылулары  яхшы аңлашыла.
Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ