Логотип Магариф уку
Цитата:

«Киләчәк уены» турнирында катнашучыларны йөртү өчен 400дән артык транспорт җәлеп ителәчәк

21 февральдән 3 мартка кадәр Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспортив турниры узачак.

Казан турнирда катнашучыларны, кунакларны каршылый башлады. Бүген Казан  аэропорты штат режимында эшли, масштаблы чара гади халыкка хәрәкәт итәргә комачаулыклар булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Марат Хисамутдинов сөйләде.

«Уеннар вакытында 80 халыкара һәм даими рейслар кабул ителә. Гади халык үз эшләре буенча аэропорттан файдаланмый. «Киләчәк уены» турнирында катнашучыларны йөртү өчен 400дән артык транспорт җәлеп ителәчәк. Шуларның 95е автобус туристлык классындагы автобуслар. Шәһәр кунаклары 60 микроавтобус белән дә тәэмин ителәчәк. Әлеге автобуслар билгеләнгән 282 маршрут буенча хәрәкәт итәчәк», – дип билгеләп үтте Марат Нагыймович.


Кунакларны аэропорт һәм ике тимер юл вокзаларыннан  яшәү урынына кадәр алып бару өчен 96 маршрут сайланган. Моннан тыш,  тагын 96 өстәмә маршрут эшләнгән. Катнашучыларның яшәү урыннарыннан ярышлар уздыру пунктларына кадәр 45 маршрут каралган. 

Материал, фото: Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

«Апуш»лар яңа спектакль тәкъдим итә

21 февраль көнне «Апуш» татар балалар театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркеме Туган тел көнендә премьера тәкъдим итә.

 

«Нәрсә соң ул театр?» дибез... Бинасына керергә, спектаклен күрергә, артистларын алкышларга, пьесасын укырга мөмкин. Ә театр үзе ни ул? Кайда ул? Ул нинди субстанция? Ни өчен аны бөтен кеше дә ярата: байлар да, ярлылар да. Кеше нинди генә кәсеп белән шөгыльләнмәсен, аның гомеренә бер генә мәртәбә булса да, сәхнәгә менеп карыйсы, аның могҗизасын тоясы килә. Һәрхәлдә, күпләр шулай ди. Бәлки театр, чыннан да, могҗизадыр? Бәлки ул бөек сердер? Ә бәлки бары тик уен гынадыр? «Мәкәрҗәдә театр» спектакле әнә шул  сорауларга җавап  эзли, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Тамашачы хозурына Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең татар пьесалары мотивлары буенча инсценировкасында «Мәкәрҗәдә театр» спектакле тәкъдим ителәчәк. 

Куелышның режиссерлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә көйләрне Зөлфия Вәлиева һәм музыка бизәлеше белән аранжировка өчен җаваплы Нияз Вәлиев иҗат итте. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.

Яшь артистларны премьерага студия остазлары – актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, педагог-хореограф Сергей Александров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова әзерләде. 

1908 елның август аенда Казан сәүдәгәрләре, байлары, пароходка утырып, Мәкәрҗә ярминкәсенә җыелыша. Шул ук вакытта ярминкәгә Казаннан «Сәйяр» труппасы артистлары да гастрольләр белән килеп төшә. Татар байлары да, аларга ияреп килгән асраулар да театрның нәрсә икәнен үз күзләре белән күрәселәре килә... Барганнармы? Күргәннәрме? Керткәннәрме?  Анысын  килгәч, үз күзләрегез белән күрерсез, дип хәбәр итә «Апуш»лар.


6+

Фото «Апуш» татар балалар театр студиясе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ