Логотип Магариф уку
Цитата:

«Киләчәк коды» проекты яшьләрне көтә

«Киләчәк коды» проекты узган ел старт алган иде. Баштарак ук мәктәп укучылары өчен генә дип күздә тотылган иде. Әлеге курсларда шөгыльләнергә дип инде 130 меңгә якын укучы язылып, шөгыльләнә башлады.&...

«Киләчәк коды» проекты узган ел старт алган иде. Баштарак ук мәктәп укучылары өчен генә дип күздә тотылган иде. Әлеге курсларда шөгыльләнергә дип инде 130 меңгә якын укучы язылып, шөгыльләнә башлады.  Моның өчен илбезнең 84 төбәгендә 4700 дән артык мәйданчык булдырылды. «Цифрлы икътисад» дигән илкүләм проект планнары буенча 2030 ел азагына кадәр «Киләчәк коды» проекты кимендә 1 миллион 200 мең яшүсмерне программалаштыру серләренә өйрәтү мөмкинлеге бирергә тиеш.
Дәресләрне илебезнең әйдәп баручы университетлары һәм IT-компанияләре оештыра. Аларда  8 – 11 нче сыйныф укучылары һәм көллият студентлары шөгыльләнә ала. Курслар  онлайн-форматта яки офлайн рәвештә  һәр төбәктә булдырылган махсус мәйданчыкларда үтә.
Өйрәнү өчен Python, Java, C++, C#, 1С, Lua, SQL, JavaScript һәм башка телләр тәкъдим ителә. Каталогта сайлап алу өчен 68 курс булдырылган.
Укыту 144 академик сәгатькә исәпләнгән, бу – һәркайсы 35 академик сәгатьтән торган дүрт модуль дигән сүз.
Быел әлеге курсларда илебез буенча 140 меңнән артык баланы укыту мөмкинлеге бар. Укырга теләүчеләрдән гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бу курсларда укып, программалаштыру өлкәсендә белем һәм күнекмәләреңне камилләштерергә мөмкин булачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ