Логотип Магариф уку
Цитата:

«Көнбагыш» бакчасында әкиятле очрашу

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Казан ш...

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Казан шәһәре балалар бакчаларында язучылар белән очрашулар уздыра. Казан шәһәре Совет районындагы «Көнбагыш» балалар бакчасында әкиятләр язучы Айсылу Имамиева белән очрашу булып узды.

 
Анда балалар матур шигырьләр сөйләделәр, милли йолалардан өзекләр күрсәттеләр. Балалар өчен язучы апалары үз әкиятләрен укыды. Балалар бакчасының мөдире Ибраһимова Фәридә Әхәтовна, балаларга җылы сүзләрен җиткереп, шушындый матур әдәби кичәләрнең әһәмияте хакында әйтте. Журналист, язучы Айсылу Имамиева: «Безнең үзебезнең дә балалар шушы матур, җылы мохитле балалар бакчасына йөрделәр, талантлы тәрбияче Нәбиева Алия Әнвәровна төркемендә халкыбызның рухи традицияләре хакында бик күп  файдалы мәгълүматлар белделәр. Киләчәктә дә бакча үз юнәлешен саклап, балаларга шундый тирән тәрбия бирү өлкәсендә уңышлы эшләсен. Шушы җаваплы эшегез өчен җитәкчелеккә дә, тәрбиячеләргә дә  зур рәхмәт әйтәсем килә»,  – дигән теләкләрен дә әйтте.  Бу күңелле очрашуны музыкаль җитәкче Эльвира Миргаязова әзерләгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ