Логотип Магариф уку
Цитата:

Кравцов: «БДИ нәтиҗәләре мәктәпләрдә белем бирүнең югары сыйфаты турында сөйли»

"Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре безнең илдә белем бирүнең шактый югары сыйфаты булуын күрсәтә, ковид чикләүләренә карамастан, оештырылган методик эш үз нәтиҗәсен бирде. Мәгарифнең сыйфаты кимемәде,...

"Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре безнең илдә белем бирүнең шактый югары сыйфаты булуын күрсәтә, ковид чикләүләренә карамастан, оештырылган методик эш үз нәтиҗәсен бирде. Мәгарифнең сыйфаты кимемәде, ә кайбер предметлар буенча хәтта яхшырды ", – диде Сергей Кравцов.
Ул БДИ нәтиҗәләрен дүрт ел эчендә чагыштырып анализлады: 2018, 2019, 2021 һәм 2022 еллар. 2020 елгы имтиханнар нәтиҗәләре исәпкә алынмады, чөнки бу елда махсус тапшыру кагыйдәләре гамәлдә иде.
Сергей Кравцов сөйләвенчә, профильле математика буенча дүрт ел эчендә уртача балл 54,3 тәшкил иткән, ә быел ул бер баллдан артыкка арткан – 55,62. Физика буенча уртача балл дүрт ел эчендә 54,1 тәшкил иткән, шул ук вакытта 2023 елда ул 54,85 кә кадәр арткан. Химия буенча дүрт ел эчендә күрсәткеч – 54,6, быел ул бер ярым баллга арткан – 56,23 булган. Шулай ук җәмгыять белеме һәм әдәбияты буенча уртача баллар да артты.
"Мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор төбәкләр белән берлектә гамәлгә ашырыла торган чаралар нәтиҗәле эшли. Без моны БДИ нәтиҗәләре буенча гына түгел, халыкара олимпиадаларда безнең мәктәп укучыларының уңышлары буенча да күрәбез”, – диде мәгариф министры.
БДИның беренче предметлары буенча имтиханнар нәтиҗәләре төбәкләргә җибәрелгән һәм анда катнашучылар "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинетларына кереп карарга мөмкин.
Ике мәҗбүри предметның берсе (рус теле һәм математика) буенча аттестат алу өчен минималь бусаганы үтмәгән чыгарылыш укучылары имтиханны төп чорның резерв көннәрендә, ә ике мәҗбүри предмет буенча да канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган катнашучылар  өстәмә чорда, сентябрьдә бирә алачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ