Логотип Магариф уку
Цитата:

Кравцов мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кире кайтару турында сөйләде

Хезмәт тәрбиясе Россия мәгариф системасына тиешле закон кабул ителгәннән соң кире кайтачак. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов бе...

Хезмәт тәрбиясе Россия мәгариф системасына тиешле закон кабул ителгәннән соң кире кайтачак. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Хәзер Дәүләт Думасында хезмәт тәрбиясен кайтару турында закон проекты карала. Бу хакта депутатлар да парламент сәгате кысаларында сөйләште, әти-әниләр дә бу хакта әйтә. Әлбәттә, мәктәп эскәмиясеннән үк хезмәткә, җәмгыятькә файдалы хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү мөһим», – дип ышанычын белдерде министр.
«Мин үзем хәтерлим, мәктәптә укыганда, моның бернинди дә ояты булмады, бу миңа хәзер дә ярдәм итә. < ...> Һәм бу закон кабул ителгәч, без хезмәтне дә мәгариф системасына кайтарырга планлаштырабыз», – дип аңлатты Кравцов.
Дәүләт Думасында укучыларны иҗтимагый файдалы хезмәттә катнаштырырга җыенулары турында « Татар-информ» хәбәр иткән иде. Җәмгыятькә файдалы хезмәт дип мәктәп яны территориясендә агачлар һәм чәчәкләр утырту, сыйныфны яки мәктәп мәйданчыгын бизәүдә катнашу, китапханәдә яки музейда ярдәм итү кебек дәресләр күздә тотыла.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ