Кремльдә «Туган тел» спектакле
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Туган тел» спектаклен тәкъдим итә.Спектакль-дәрес тамашачы...
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Туган тел» спектаклен тәкъдим итә.
Спектакль-дәрес тамашачыларда туган телгә мәхәббәт уятуга һәм аның әдәби вариантын куллану теләген булдыруга юнәлдерелгән, ди оештыручылар. Биредә балалар татар теленең дөрес әйтелешен һәм дөрес кулланылышын ишетәчәкләр. Шулай ук сөйләшкәндә алынма сүзләрдән һәм сленгтан котылу темасы да күтәреләчәк.
Спектакль 18 июньдә 13:00 сәгатьтә булачак. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар